ГРЭСлылар быел да спортта алдынгы
Зәйдә узган спорт идарәсе коллегиясендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында узган ярышларда җиңүчеләрне дә сәхнәгә күтәреп котладылар. Әлеге ярышлар районда массакүләм төс ала бара. Оешма-предприятиеләр арасында узган ел нәтиҗәләре буенча ГРЭС командасына тиңнәр юк. Станциядә хезмәт куючылар өч ел рәттән инде җиңү яулый. “Техно” заводы– II, “Инвестстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте III урында.