Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Сабыйлар интекмесен

“Беренче чиратта без балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш”,–диде Президент Рөстәм Миңнеханов күптән түгел булган видеокиңәшмәдә. Әлеге чарада  республиканың шәһәр һәм авылларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, бу җәһәттән күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә аеруча игътибарлы булу хакында җитди сүз барды. Социаль якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, дип басым ясады Президент.

Безнең районга килгәндә, мондый гаиләләр гел күз уңында. Әле Яңа ел бәйрәмнәре арасында да социаль хезмәтләр вәкилләре, районның барлык авыл җирлекләрендә булып, аерым игътибарга мохтаҗ 57 гаиләнең (ә аларда 144 бала тәрбияләнә) яшәү шартларын кабат күздән кичерделәр.

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары һәм “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренең Яңа ел ялларында социаль патронаждагы гаиләләрдә булу графигы алдан ук төзеп куелган иде.

Аяз һәм салкын, матур гыйнвар иртәсендә без  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова һәм бүлек белгече Любовь Андронова белән Алпар якларына юл тоттык. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге бүлек шоферы Рафик Закиров әйтеп куйды:

–Бәйрәмнәрнең бер генә көнендә дә юлга чыкмый калганыбыз юк безнең. Яңа ел алдыннан да районны аркылыга-буйга әйләндек, бик күп гаиләләрдә булдык…

Юхмачыдагы өлкәннәр-инвалидлар йортында һәм Салман балалар приютындагы хәлләр белән Альмира Ибәтова һәр көнне диярлек  үзе урынга барып танышып торган. Әле министрлык кушуы буенча  Алексеевскидагы социаль учреждениеләрдә озын ялларның имин узамы икәнлеген дә тикшерергә туры килгән. Ә без рейдка чыккан көнне Болгарның өлкәннәр йорты директоры бездәге приют һәм интернатта булып китте.

Хәер, болары сүз уңаеннан әйтелде. Ә без ул көнне Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Иске Чаллы, Салман, Иске Салман, Иске Тахталы авылларында булдык. Аларның һәркайсында социаль патронажда торучы бер я ике гаилә бар. Ә менә безнең планга кертелгән Карга авылына барып та тормадык: анда мондый гаиләләр юк  икән.

Имин булмаган, социаль яктан хәвефле дип исәпкә алынган гаиләләрнең күпчелегенең төп бәласе – әти һәм әни кешенең спиртлы эчемлекләргә хтрыслыгы. Республикада социаль патронаждагы гаиләләрнең 64 проценты – алкогольгә бәйлелектән иза чигүчеләр. Үзебезнең районда да шундый хәл. Ә инде ата-ана, бигрәк тә әни кеше салгаларга ярата икән, мондый гаиләдән ямь дә, тынычлык та, бәхет тә кача… Рейдта йөргәндә без сигез гаиләдә булдык. Шунысы сөенечле, әти-әниләрнең берсен дә салмыш хәлдә очратмадык.

 

Яңа ел ялларында көннәр үтә салкын булды. Ә мондый вакытта ут-күз чыгу куркынычы аеруча арта. Әлбәттә, без беренче чиратта гаиләләрдә янгын хәвефсезлеге таләпләренең ничек үтәлүенә игътибар иттек. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында кат-кат искәрттек. Любовь Андронова хуҗаларга шул хактагы белешмәлекләр (памятка) дә калдырды.

Без булган гаиләләрнең өчесе табигый газ тоташтырылмаган өйләрдә яши. Торакларын мич ягып җылыталар, электр жайланмалары  да кулланалар. Өйләре дә шактый  иске. Ә менә Алпарда улы, кызы һәм бәләкәй оныгы белән торучы Ольга Сәлахованың яшәү шартлары бигрәк тә начар. Бүген инде аларны яхшырак торакка күчерү мөмкинлекләре карала.

 

Дүрт бала үстерүче гаиләдә булганда әни кеше:

–Мин эшкә чыгып, ирем балалар белән утырса, пособиеләрне иремә яздырып булмасмы икән?–дип кызыксынды. 

Мәгълүм булганча, гаиләнең үз керемнәре булганда гына социаль пособиеләр билгеләнә. Ә биредә хатын декрет ялында, ире беркая да эшләми.

–Ничек инде син берсеннән-берсе бәләкәй дүрт балаңны калдырып эшкә чыкмакчы буласың? Төпчегең бит әле яшь тә тулмаган,–дибез яшь хатынга. –Нигә соң ирең эшләми?

–Иремә эш юк. Ә үзем сөтчелек комплексына чыгар идем. Безнең авылдан әллә ничә хатын анда эшли,–ди бу. –Болай икебез дә өйдә утыргач акча җиткереп булмый.

Ана кеше сменалы хезмәттә эшләсә, кечкенә балалар өйдә нишләп бетәр? Әлбәттә инде, япь-яшь, сау-сәламәт ата эшләргә тиеш. Теләге булса, һичшиксез, эше табылыр иде. Шул ук комплекска да урнаша ала бит, анда эшче куллар һәрчак кирәк.

Үзебез булган тагын берничә гаиләдә без шундый хәлгә юлыктык: хатыны эшли, ә ир өйдә утыра. Күпләп терлек асрап, сөт тапшырып та гаиләгә акча юнәтергә, тормышны бөтәйтергә булыр иде югыйсә.

–Балалар үстерүче аз керемле, проблемалы мондый гаиләләргә без төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз,–ди Альмира Ибәтова. –Мәшгульлек хезмәте ярдәмендә эшкә урнаштырабыз, матди булышлык күрсәтү юлларын эзлибез. Әмма кайберәүләр мондый ярдәмнән  файдаланып, үз тырышлыгын һәм үҗәтлеген дә куеп тормышын алга җибәрергә әллә ни омтылмый. Былтыр менә биш балалы шундый бер гаиләгә шактый җыелган коммуналь бурычларын түләргә булыштык,  иргә эш табып бирдек. Әмма берничә генә ай эшләгән дә  төрле сәбәп табып хезмәтен ташлаган. Хәзер менә кабат аны эшкә урнаштырырга йөрибез.

Узган ел җәен социаль контракт ярдәмендә күп балалы бер гаиләгә  кәҗә алырга ярдәм иткәннәр. Шуны  асрасалар, сабыйлар сөткә кинәнер иде югыйсә. Әмма рәтләп карамау аркасында кәҗә үлгән.

Ә бит күп балалы гаиләләрнең байтагы үз тырышлыклары, хезмәтләре белән җитеш тормышта яшиләр. Андыйлар балаларын да хезмәт сөючән, әйбәт кешеләр итеп үстерәләр. Әнә шундыйлардан үрнәк алырга кирәк.

                            *   *   *

Лениногорскида булган фаҗигале хәлләрдән соң  республикада янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә игътибар тагын да көчәйде.

Районыбызда да социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре район хакимияте вәкилләре белән берлектә көн саен авылларда булалар, күп балалы, социаль имин булмаган гаиләләрнең, ялгыз яшәүчеләрнең тормыш шартларын, ихтыяҗ-проблемаларын өйрәнәләр, зарурлык булганда аларга  ярдәм чараларын билгелиләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России