Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

ИРЕКЛЕ ЛӘКИН МӘҖБҮРИ

Чүпрәле төбәгендә зур авыллар шактый. Россия империясенең 1897 елгы җан исәбен алу  мәгълүматларыннан күренгәнчә, районның хәзерге мәйданында урнашкан 41 авылның халкы 500 һәм аннан да артык булган. Мәсәлән, 1913 елның 1 гыйнварына Кече Чынлы авылының 906 хуҗалыгында 4701 кеше, шул исәптән 2441 ир-ат, 2260 хатын-кыз исәпләнгән.
 
Билгеле, аларда мәчетләр дә күп була. Шул ук чорда төбәктә 66 мәчет, 51 мәдрәсә, 10 чиркәү саналган. Алда искә алынган Кече Чынлы авылында - 9, Иске Кәкерле, Татар Бизнәсе, Иске Чокалы, Иске Шәйморза авылларында 4-5 әр мәчет эшләгән. Октябрь инкыйлабыннан соң  күбесенең манаралары киселеп,  эшләүдән туктыйлар.
 
1930 елда “Правда” газетасында И.Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” исемле мәкаләсе дөнья күргәч, бу эш бераз сүлпәнрәк башкарыла. Чөнки әлеге мәкаләдә халыкның күпчелеге ризалык биргәч кенә мәчетне ябарга  мөмкин дигән “ирек” турында әйтелә.
 
Шуңа да үткән гасырның 30 нчы елларында түрәләр әлеге мәчетләр, шул исәптән чиркәүләр белән  көрәшүнең дә  яңа ысулларын таба. 
 
Без архивта әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныштык. Алардан күренгәнчә, алдан районнарга махсус бланклар җибәрелгән була. Урыннарда, аларга кирәк саннар куеп, үзәккә кире җибәрәсе генә кала. Шуны да ассызыкларга кирәк, аларның күләме, ягъни процентлар да алдан җиткерелә. Катнашучылар саны барлык тавыш бирүчеләрнең 70 % ыннан да ким булмаска, моңа каршы килүчеләр  булырга тиеш түгеллеге дә кисәтелә.
 
Чүпрәле районыннан берничә мисал. Аларны туган авылым Иске Чүпрәледән башлыйк. Заманында биредә мәчетләр икәү иде. Беренче мәхәллә мәчете 1938 елның 3 июнь карары нигезендә ябыла. Аның ике катлы бинасы мәктәп итеп файдаланылачак дип язылса да, анда район әзерләүләр конторасы озак еллардыр кипкән тәмәке саклады. 
 
Әле дә хәтерлим, әбиләр: “Мәчетнең соңгы бүрәнәләрен сүтеп алганда, аннан фәрештә күтәрелеп, кыйбла ягына таба очып китәчәк”, - дип сөйләгәнгә, аны сүткән көнне мин соңга кадәр карап утырдым, тик бернәрсә дә очмады. Аның бүрәнәләреннән соңрак балалар һәм олылар өчен китапханә ясадылар.
 
Икенче мәхәллә 1938 елның 3 ноябрь карары белән ябыла. Бу вакытта мәхәлләдә тавыш бирергә хокуклы 324 кеше саналган, җыелышта аларның 228 е катнашып (70 %), бертавыштан мәчетне ябарга дип кул күтәрә. Район башкарма комитеты бинаны мәктәпкә бирергә дип сораса да, карарда ул мәдәният бинасы булырга тиеш дип күрсәтелә. Тик әле озак еллар аны колхозның ашлыгын сак­лау өчен кулландылар. Бары 50 нче еллар ахырында гына аны сүтеп һәм яңадан җыеп, колхоз клубына әйләндерделәр.
 
Һәр карарга җыелышта катнашучыларның исемлеге теркәлә. Без әлеге ике мәхәллә исемлегендә дә бер үк исем-фамилияләрнең кабатлануын,  шулай ук рус фамилияләренең (Лепандина, Рябова, Гришина һ.б.) дә булуларына игътибар бирдек. Билгеле, ул вакытта православие кешесе мәчет ябылсын өчен ике кулын да күтәрмичә калмас. Димәк, исемлек төзүче аңа фамилияләре таныш кешеләрне генә язган. Мин үзем  район үзәгендә андый рус фамилияле кешеләр булуын хәтерләмим.
 
Мәчетләр сүтелсә дә, озак еллар безнең йортка бабайлар җомга, гает намазына җыела иде. Ураза аенда тәравих намазы укыганны тыңларга килгән халык белән урам тулы булды, чөнки өйгә картлар гына сыйды.
 
Иске Ишле авылындагы вәзгыятькә дә туктыйк. 1940 елда биредә 452 сайлаучы була. Җыелыш үтәсе көнгә шулардан 120 кеше инде елдан артык чит төбәкләрдә эшли дип күрсәтелә. Колхоз идарәсенең кушуы буенча 23 кеше авылдан 80 (алдан язылган 5 саны кара белән 8 санына төзәтелгән) чакрым ераклыкка җибәрелгән, ә 21 колхозчы 6 айдан кимрәк чорга вакытлыча акча эшләргә киткән дип язылган. Моңардан башка авыру, гарип, сукыр һәм бүтән сәбәпләр  аркасында 20, барысы 184 кеше җыелышка килә алмаган. Җыелышта катнашучылар саны 214, бу барлык сайлаучыларның 79,5 % ын тәшкил итә. Беркетмәгә аларның һәммәсе дә мәчетне ябарга ризалык бирде дип язылган. Шуның нигезендә 1940 елның 11 апрелендә мәчет ябыла.
 
“Бабайларга кайда гыйбадәт кылырга мөмкин соң?” - дигән сорауны да җавапсыз калдырмаганнар. Иске Кәкерле авылындагы бер мәчет әле җимерелмәгән була, аларга намазга шунда  барыр­га тәкъдим итәләр. Ләкин түрәләр бу авылга Иске Ишледән 3 чакрымнан артык ара икәнлеген күзалламаганнардыр шул. Югыйсә, бабайларга һәр көн саен биш намаз уку өчен 40 чакрымнан артык җирне җәяү үтәргә кирәклеген белер иде. 
 
Түбән Чәке авылында шул чорда 3 мәчет булып, 1939 елда аларның икесе инде ябылган була. Әлеге авыл буенча Югары Совет карарының күчермәсеннән өзек китерик. Утырыш  1939 елның 15 февралендә үтте дип язылса да, чынында, мәсьәлә телефон буенча гына хәл ителә. Ә руста мәкаль бар: “Бумага все стерпит”.  Шулай булгач, телефоннан сорашу булуга ышануы шикле. Беркетмәдә түбәндәгеләр язылган: “Түбән Чәке гражданнарының һәм Чүпрәле район башкарма комитетының Түбән Чәке авылындагы 3 нче мәхәллә мәчетен ябу турындагы мөрәҗәгате  тыңланды”. Карарда әлеге үтенечне канәгатьләндерергә, ә мәчет бинасын  мәктәпкә балалар яслесе ачу өчен бирергә, дип языла. 
 
Авылда үткән җыелыш беркетмәсеннән күренгәнчә, олы яшьтәге 205 кешенең анда 178 е катнашкан, бу 87 % тәшкил итә. Дингә ышанучылар тарафыннан бернинди дә шикаять булмаган, барлык катнашучылар да бертавыштан мәчетне ябарга ризалык белдергән.
 
Чүпрәле районында гасырлар буе татар-мишәрләр белән чуашлар дус, күрше булып яшәгән. Шуңа да, бер авыл мисалында гына булса да, чиркәү турында да  искә алырга кирәк дип саныйбыз. Эш шунда, 1927  елда Городище авылындагы агач чиркәү янып китә. Бу хәлдән соң авыл халкы, чиркәүне төзекләндерүне сорап, район башкарма комитетына мөрәҗәгать итә. Башкарма комитет ризалык бирсә дә, балта осталары эшкә тотынмый.
 
Шуннан халык балта осталарын яллау, төзелеш өчен кирәк әйберләр сатып алу өчен акча җыя. Смета төзелә. Чиркәүнең бинасы өр-яңадан диярлек төзелә. Тик аны ачарга ашыкмыйлар. Шуннан халык Татарстан Үзәк Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә. Аннан юлланган вәкил чиркәү үз вазифасын үтәрлек дәрәҗәдә, ягъни эшли ала, дигән нәтиҗәгә килә.
 
Тик чиркәү һаман ачылмый. Бу мәсьәләгә милиция, республиканың дин эшләре буенча  хезмәткәрләре дә тартыла. Авылның дин әһелен юк сәбәпләр табып ирегеннән мәхрүм итәләр, милеген тартып алалар. Соңгы мөрәҗәгать урыны Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы була. Җавапка Бөтенроссия старостасы М.Калинин кул куя. Анда болай дип язылган: “Ходатайство верующих об открытии церкви в с. Городище Дрожжановского района ТАССР отклонить”. Шулай итеп намус иреге дип күп сүз сөйләнсә дә, чынлыкта ул кәгазьдә генә кала – күтәрелгән мәсьәләләрне халык урынына “өстәгеләр” хәл итә. 
 
Иршад ГАФАРОВ,
Татарстанның атказанган укытучысы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России