70 меңгә баласын сатуга куйган
2 айлык баласын сатарга теләгән ханымның эзенә төшкәннәр.
Мәскәү полициясе Үзбәкстан гражданы Гулнора Хошимованы тоткарлаган. Сату-алу килешүе оператив хезмәткәрләр контроле астында алып барылган. Акчага ия булу белән ананы кулга алганнар. Аны 5 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.