Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Доллар һәм евро кыйммәтләнә: халык “акыллырак” булсын иде...

Соңгы көннәрдә халыкның бөтен игътибары доллар һәм евро курсына юнәлгән. Бу аңлашыла да, рубльнең кыйммәте кимегәннән-кими бара. Бүген рубль бераз ныгыды-ныгуын... Шулай да, россиялеләрнең күңеленә билгесез шом “кереп кунаклый” башлаган инде...
2014 елның “кара сишәмбе”сен (16 декабрь) һәркем хәтерли торгандыр, мөгаен. Ул чагында Россия халкы кулындагы акчасыннан тизрәк котылырга теләп, кибеттән-кибеткә чапты. Көнкүреш техника сата торган кибетләр, гомумән дә, бушап калды. “Акыллыраклар” исә рубльләрен доллар яки еврога алыштырып калырга ашыкты.
Белгечләр бу күренешне “акылсызлык” дип атады. Акчасын техникага алыштырган кешеләргә үкенергә туры киләчәк дип фаразлады алар. Бу чыннан да шулай булып чыкты. Күпләр әлеге “кирәк-яракларын” кая куярга белми интекте...
 
Акчаны саклап тоталар
Шул чагында гына алар ялгышканнарын аңладылар булса кирәк. 2015 ел ахырында валюта базарындагы вәзгыятьнең кинәт кенә начарая башлавы аларны инде куркытмады. Матбугат чаралары тарафыннан һаман саен яктыртылып торган “илдәге катлаулы икътисади вәзгыять”, кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту аларны акчаларын саклап тотарга өйрәтте. Моның дөрес карар булуын Татарстанның икътисад министры Артем Здунов та ассызыклаган иде.
- Хәзер халык акчаларын саклап тотарга омтыла. Моның өчен алар банкларны сайлый. Бу – Татарстан икътисады өчен дә, кешенең үзе өчен дә зур ярдәм, - дип белдергән иде Артем Здунов.
Акчаларны валютага алыштыру буенча да “ажиотаж” сизелми әлегә. Банкта эшләүчеләр татарстанлыларның валюта базарындагы хәлләргә әллә ни борчылмаулары турында белдерә.
- Дөресен генә әйткәндә, ел ахырында 2014 ел азагындагы хәлләр кабатланыр дип көткән идек. Шулай да, доллар һәм еврога карата кызыксыну артты дип булмый. 2015 елны халык гомумән дә тыныч тәмамлады. Аның каравы, гыйнвар ялларыннан соң валюта алыштыру пунктларында беркадәр хәрәкәт сизелә башлады. Шулай да, әлегә барысы да тыныч, - дип белдерде безгә Саклау банкы бүлекчәләренең берсендә эшләүче Наталья Семенова.
 
Техниканы... кредитка
Хәер, соңгы көннәрдә Россия күләмендәге матбугат чараларында халыкның күпләп акча туздыра башлавы турында язмалар күренә башлады. “Коммерсант” газетасы китергән мәгълүматларга караганда, россиялеләр 2014 ел хатасын яңадан кабатларга уйлаган: кибетләрне көнкүреш техникадан “бушаталар” икән. Шунысы сәер, алар техниканы үз акчаларына түгел, ә кредитка алалар, ди.
“Россия базарындагы төп банклар моның, чыннан да, шулай булуын раслады: гыйнвар аенда кредит аулчылар саны арткан (кагыйдә буларак, гыйнвар аенда кредит алучылар саны, киресенчә, кимергә тиеш). Шунысы мөһим, алар кредит акчаларын, беренче чиратта, электроника һәм көнкүреш техника сатып алуга туздыра”, - дип яза газета.
Белгечләр исә халыкның бу гамәлен кибетләрдәге техниканың чит илнеке булуы белән аңлата. Чит ил валютасы курсының күтәрелүе аларга бәяне арттырырга мөмкин. Шуңа күрә халык кибетләргә йөгергән дә инде.
Ә нигә халык техниканы кредитка сатып ала соң? Бу шулай ук бик гади аңлатыла. 2015 елда халыкның кереме башка еллар белән чагыштырганда шактый кимегән. Алар товар өчен акчаны берьюлы түли алмый, дип белдерә экспертлар.
Ничек кенә булмасын, алар халыкны акчаларын бары тик бик кирәк булган товарларга гына туздырырга киңәш итә. Кредит алырга уйлаганчы, шулай ук мең кат уйлау сорала...
Рәмзия ЗАКИРОВА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России