Мәктәптә атыш, үлүчеләр бар...
Россия мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, яшүсмер мәктәпкә утлы корал белән килгәнче үк, инде өендә ике туганын атып үтерә. Мәктәп парковкасында ут ача, ә аннары бинага кереп өч кешегә ата, алар арасында укытучы — шәһәр мэрының (Ла-Лош каласы) бердәнбер кызы да була. Тагы берничә мәктәп укучысы яраланган авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53392-mәktәptә-atyish-үlүchelәr-bar.html