Ышанучанлыгы әлмәтлегә зыян салган
39 яшьлек ир-ат автомобиль кирәк-ярагы сатмакчы булган.
Ул да бу хакта интернетка белдерү урнаштырган. Мошенниклар шуны гына көтеп тора, кеше алдау схемасын үзгәртеп тормаганнар, ир-атны акча күчерү юлы белән генә сату-алышуны башкарырга үгетләгәннәр. Әлмәтле бу сүзләргә ышанып, үзенең карта мәгълүматларын әйткән һәм 17500 сум акчасыннан колак каккан. Полиция хезмәткәрләре хәзерге вакытта кырыгалдарларның шәхесен һәм тору урынын ачыклау белән мәшгуль.