Сырадагы ит
500 г сыер ите, 1 суган, 1 шешә сыра, атланмай, тәмләткечләр.
Итне кисәкләргә бүләргә. Табада 50 г атланмай эретергә һәм тигез итеп тоз сибәргә. Итнең ике ягын да шул табада кыздырырга һәм кәстрүлгә бушатып, эре итеп туралган суган, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы һәм сыра салырга. Итне 1,5-2 сәгать маринадларга. Аннан кабат кыздырырга һәм үз соусын сибеп, сүрән утта 10-15 минут томалап пешерегә. Табынга бәрәңге белән бирергә, өстенә ит пешкән соусны сибәргә.