Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Елово авылында клуб төзекләндереләчәк

Сишәмбе көнне район башлыгы Геннадий Емельянов Олы Елово авылы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Кабул итүгә килүчеләр шәхси мәсьәләләр белән бергә авылга кагылышлы проблемаларны да күтәрде.

Авыл халкының җитәкчеләр белән очрашуы мәдәният йортында узды. Узган гасырның 60 нчы елларында ук төзелгән клубта салкын, шунлыктан килгән халык өс киемнәрен салырга ашыкмады. Үзе салкын, үзе инде шактый искергән булуга карамастан, мәдәният йортында чаралар да күп үткәрелә, биредә эшләүчеләрнең үзләре эшләгән урынны көчләреннән килгәнчә матурларга тырышулары да күзгә ташлана. Мәдәният йорты директоры Тамара Полянцева да шәхси кабул итүдә клубка ремонт ясау мәсьәләсенә тукталды. Геннадий Емельянов үтенечне кире какмады:

– Клубка капиталь ремонт быелгы планга кертелгән. Җирлек башлыгына үз фикеремне җиткердем – клубта җылы булсын, халык кием белән утырырга тиеш түгел, – диде ул.

Очрашуда авылда балалар өчен спорт мәйданчыгы төзү, юлларны төзекләндерү, янгын сүндерүчеләр штатын финанслау, торакны шәхси милеккә күчерү, балалар бакчасы түбәсен алыштыруга кагылышлы сораулар бирелде. Шәхси кабул итүдә бер генә сорау да җавапсыз калмады, аларның һәрберсе буенча җаваплы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде.  

Авыл халкын шәхси сораулар буенча кабул итү тәмамлангач, авыл җирлеге башлыгы Александр Машанов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

– Олы Елово авылы җирлеге территориясе 5182,7 гектар, шуның 4158 гектары – авыл хуҗалыгы җирләре. Авылда 95 хуҗалык бар, җәйгә кайтучыларны да исәпләгәндә жирлектә барлыгы 315 кеше яши. Алар арасында украиннар, чуваш, мари, даргин, әрмән, удмурт һәм казахлар да бар. 78 кеше лаеклы ялда, шулай ук 4 тыл ветераны бар, – дип чыгыш ясады җитәкче. Алга таба ул узган ел нәтиҗәләренә тукталды.

2015 елда башкарылган эшләр:

– Үзәк урамында баганалар буялды;

– Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, 63 кешенең исеме язылган 4 мәрмәр плитә куелды;

– 5 урам лампасы булдырылды, республика программасы буенча 180 метр СИП чыбык сузылды;

– буага техник инвентаризация үткәрелде, паспорт ясалды;

– җирлектә карантин үсемлекләрне ачыклау буенча фитосанитар тикшерү үткәрелде (амброзия һәм башка чүп үләннәре табылмады);

– агачлыкның бер өлеше һәм “Анзирка чокыры” корыган агачлардан чистартылды;

– зиратта кирәк-ярак өчен хуҗалык блогы булдырылды, территория җыештырылды;

– Яшьләр урамында юл төзекләндерелде һәм балалар мәйданчыгы куелды;

– Яковлеводан Еловога кадәр оптика-җепселле кабель сузылды, элемтә сыйфаты яхшырды;

– җирлекләр арасында үткәрелгән конкурс өчен бирелгән республика гранты исәбенә “Беларус” тракторы сатып алынды, аның ярдәмендә урамнар кардан чистартыла;

 

2016 елга планнар:

– район биргән акча хисабына Җиңүнең 40 еллыгы урамында 300 метр юлны төзекләндерү;

– Яшьләр һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнары юлларында чокыр-чакырны ямауны дәвам итү;

– җирлеккә керү урынында стела урнаштыру;

– чишмә юлында күпер булдыру;

– Үзәк урамында корыган агачларны кисү.

Депутатлар да, залга җыелган авыл халкы да җирлек башлыгы эшенә уңай бәя бирде. Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов та бу фикер белән килеште:

– Башлыгыгызның эше канәгатьләнерлек. Бик актив, эшчән. Авылы өчен борчылып яши. Без дә сезгә бар эшегездә ярдәм итеп торырбыз, – дип йомгаклады ул.

Розалия НУРИЕВА

 

Цитата

Геннадий Емельянов: “Узган елда Алабуга муниципаль районында 30 программа гамәлдә булды, шуларның 28е – республика, 2се – федераль программа. Районга барлыгы 2 миллиард 622 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителде. Бу акчаларга шәһәр һәм авылларда күптөрле объектлар торгызылды”.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России