Мактаулы исем бирелде
Сарсаз-Баграж авылы социаль хезмәткәре Мария Ишмякова бу көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы коллегиясендә “Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды. Якташыбызны әлеге мәртәбәле исем алуы белән котлыйбыз. Мария Михайловна моңа кадәр Россия Федерациясе Социаль яклау минстрлыгы Мактау грамотасына ия булган иде.