Зәй районында умарталар яхшы кышлый
Зәй районында узган көз 6430 баш умарта кышлатуга куелды. Узган ел алар бу чорда 6016 баш булган. Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, корт ояларын кышлату яхшы бара. Умарталарны иң күп кышлатучылар - Югары Мәлем авылында, биредә бер гаиләдә генә дә 100 баштан артык умарта исәпләнә. Суык-Чишмә, Сармашбаш авылларында да корт үрчетү белән шөгыльләнүчеләр шактый. Корт оялары кышлап чыккач, районда умарта баш саны артуга ышаныч бар.