Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

КӨРӘШЧЕЛӘРГӘ СТЕНАЛАР ДА БУЛЫШЫР

“Ватаным Татарстан” газетасы призына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы милли көрәш турниры  дәрәҗәле ярышлардан санала. Турнир ел саен үзгә, кабатланмас итеп үткәрелә. Быел ул Зәйдә узачак.


Турнир тарихына күз салсак, 1973 елда Зәй көрәшчеләре ярышта катнашып, дүртенче урынны алуга ирешә һәм аннан соң өч ел рәттән пьедесталның икенче баскычында тора. Спорт ветераны Гамир Таҗетдинов әйтүенчә, бу чорларда Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фәрһад Хәмитов, Василий Николаев һ.б. нык бәдәнле көрәшчеләр булган. Ә 1997 елда Зәй җирендә узган әлеге турнирда көрәшчеләребез  җиңү яулый. Төп приз отучы һәм абсолют батыр булып милли көрәшнең иң югары үрләрен яулаган Раиф Сәхабетдинов кала.

Раиф Сәхабетдинов:

- Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы  милли көрәш буенча традицион турнир һәрвакыт иң дәрәҗәле ярышлардан саналды. Анда  ел саен күп көрәшче катнаша, алар - көчлеләр һәм титуллылар. Әлеге турнирда җиңүчеләргә спорт остасы булырга мөмкин иде. Мин шәхсән бу ярышларда өч мәртәбә җиңү яуладым. Тулаем алганда,  бер мәртәбә  икенче булдым, берничә мәртәбә беренче бишлеккә кергәнем бар. 15 ел инде көрәшмим, Зәйдә узачак әлеге мәртәбәле турнирны, һичшиксез, караячакмын. Җанатар буларак, көрәшчеләргә көч-куәт биреп торачакмын.

Зәйдә узган турнирда 55 килограммда чемпион калган рус егете,  бүгенге көндә Самарада яшәүче Игорь Комаровны зәйлеләр әле дә хәтерли. Рус мохитендә үскән Игорьның, татар көрәшен бөтен аһәңен тоеп, бөтерчек кебек бил алышканы күпләрне сокландыра.

- Әлеге турнирда алган икенче урын минем өчен бик кадерле, - ди Илфат Гадершин. Ул Питрәчтән килгән титуллы, Россия чемпионы Рафаил Сафиуллин белән бил алыша. Гомумән, Зәйдә узган турнирда бил алышкан көрәшчеләр аны матур хатирә итеп искә ала.

-Ярышларга әзерлек алты ай алдан башланды. Бил алышка ике команда әзерләдек. Командада иң яше - Игорь Комаров белән Руслан Кашапов, өлкәне исә Петр Меркурьев иде. Көрәшчеләребез барлык авырлык үлчәвендә дә урын алды. Район җиңүендә көрәшчеләрнең өч-дүрт әйләнеш узуы да зур роль уйнады. Яуланган җиңү кадерле, анда безгә стеналар да булышты, - ди әлеге турнирны оештыручы Азат Хәйруллин.

Максим Васильев, Татарстанның спорт остасы:

-Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда өч тапкыр чемпион калдым, ике мәртәбә - II,  дүрт мәртәбә III урын алдым. Нинди генә титуллы көрәшчеләр белән бил алышырга туры килмәде. Аларның һәрберсе асыл көрәшчеләр, үзгәлеге, кабатланмаслыгы белән хәтердә саклана.

Илфат Әшрәпов:

-54нче турнирга  әзерлек барган  көннәрдә Зәйдә моннан 19 ел элек үткәрелгәнен күз алдыннан кичерәм. Гомумән, һәр турнир көрәшчеләр, җанатарлар өчен кабатланмас булуы, яңалыгы белән хәтердә кала. Аны оештыру, уздыру - җаваплы эш. Каһарман-шагыйрь истәлегенә узучы турнирның берсендә пьедесталның икенче баскычына менү бәхете дә елмайды. Ул мизгелне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Шул бәхетне күп зәйлеләргә татырга насыйп булсын.

Илсур Зиатдинов:

-Мин шәхсән үзем 1996 елда Кукмарада узган бу мәртәбәле турнирда II урын алдым. Бер елдан соң Зәйдә узган турнир районга җиңү китерде. 19 елдан соң янә турнир бездә узачак, аңа зур әзерлек эшләре бара. Көрәшчеләребез дә  осталыкларын чарлый. 

Айзат Кашапов:

-Җәлил истәлегенә узучы турнирларда ике мәртәбә призлы урын алдым. Ярышларга  Россиянең спорт остасы Рәкыйп Фәйзуллин, икенчесендә Максим Васильев белән Илсур Зиатдинов әзерләде. Аларга рәхмәтлемен. Район җитәкчесе булып спорт җанлы, көрәш җанлы кеше эшләве куандыра. Без Мамадыш, Теләче, Кукмара районнары башлыкларының ярышларда көрәшчеләре өчен җан атуларыннан ак көнләшү белән көнләшә идек. Хыялдагы бу көн Зәйгә дә килде. Көрәштәшләремнең районга җиңү китерүен  телим.

Радик Сәлахов:

- Әлеге ярышларда үземне сынаганым булды. Биектауда узган 53нче турнир миңа уңыш китерде: анда чемпион булып калдым, Руслан Хәмидуллин II урын алды. Барлык ярышларда уңышлы чыгыш ясавым белән горурланам, әмма әлеге турнирда җиңүне зур дәрәҗә саныйм. Зәйдә узачак бил алышта да якташларымны сөендерергә язсын. Башымнан барлык алымнарны кичерәм: кайда хата җибәрмәскә, көндәшләрнең йомшак ягын белү дә кирәк. Турнир бераз дулкынландыра да, ниндидер җаваплылык та өсти. Өмет-ышанычларны ничек тә акларга иде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России