Чисталык үзебездән тора
Зәй районында агымдагы ел башыннан шәһәр һәм авыл территорияләренең төзеклегенә, чисталыгы торышына бәйле рәвештә административ хокук бозу буенча 95 беркетмә төзелгән. Алар буенча район башкарма комитетының административ комиссиясе 212 мең сумлык штраф салган. Авылларда баручы халык җыеннарыда да район башлыгы Разиф Кәримов халыктан урамнарны, авыл территорияләрен чиста тотуны сорый, һәр җирлекнең матурлыгы, төзеклеге анда яшәүчеләрнең үзләреннән торуы ассызыклана.