Хәтерен югалткан исерек машина йөртүче Путинны гына исенә төшерә алган [+ВИДЕО]
Татарстанлы юлда авария ясагач, телекамерага эләгә.
Ир-ат шул дәрәҗәдә исерек була, хәтта авариягә китергән сәбәпләрне, күпме спиртлы эчемлек кулланганын, исемен дә исенә төшерә алмый. ЮХИДИ хезмәткәре машинаның кемнеке икәнен ачыклый алмагач, аңа гади сораулар биреп карарга була.
– Сез бернәрсә дә белмисезме?
– Юк.
– Россиянең Президенты кем, беләсезме?
– Путин Владимир Владимирович!
Ир-ат исенә төшерә алган бердәнбер мәгълүмат шул.