Бер яшьлек балада “дуңгыз” гриппы тапканнар
Йогышлы авырулар шифаханәсендә тагын дүрт кешегә шундый диагноз куелган.
Чаллыдагы авыручыларның иң кечкенәсе – ЗЯБ бистәсендә яшәүче бер яшьлек бала. “Дуңгыз” гриппын тагын 15 яшьлек укучы кыз һәм 20, 33 яшьлек хатын-кызлар йоктырган. Хәзерге вакытта шифаханәдә әлеге диагноздан 10 чаллылы дәвалау ала.