Көчле буран булу сәбәпле, зәйлеләрдән шәһәрдән читкә барудан тыелып торуны сорыйлар
Кар күп яву һәм көчле җил булу сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә игътибарлы һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Мондый һава торышы булганда, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен зәйлеләргә җәмәгать транспортыннан файдаланырга һәм мөмкин булганча шәһәрдән читкә барудан тыелып торуларын сорыйлар. Автомобильчеләргә тизлекне 40 км/сәг тән арттырмаска, дистанция һәм ян интервалны сакларга, шулай ук юл чатларында, җәяүлеләр юлында, җәмәгать транспорты тукталышларында игътибарлы булырга киңәш итәләр.