Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Бәхетемне таптым дигәндә...

Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы соңга юлга озаттылар. “Туган як”, “Әйтелмәгән мәхәббәтем”, “Ялгыз миләш”, “Әтием” кебек хитларны башкаручы популяр җырчы 26 гыйнварда Уфадагы хастаханәдә вафат булды.

Вәсиләнең авыр хәле турындагы хәбәр гыйнвар урталарында ук таралган иде. Ул реанимациядә үлем белән көрәште.

Декабрь азагында Вәсиләнең кыз баласы дөньяга килде. Иртәрәк туганга күрә, сабый табиб­лар карамагында кала, ә җырчыны өенә кайтаралар. Тик берничә көннән Вәсиләнең хәле авырлаша, аны ашыгыч рәвештә, Уфадагы Республика клиник хастаханәсенә салалар, берничә операция ясыйлар. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшә. Тик коткарып кала алмадылар.

Әйе, бу урында аның ни сәбәптән вафат булганы турында да, XXI гасырда –  медицинаның көчле чорында ничек кешегә бала тапкан вакытта ярдәм итә алмаганнар соң, дип өзгәләнеп сораулар бирергә мөмкин. Дөрес сорау­лар. Әмма Аллаһ Тәгаләдән узып булмый. Үлеменең сәбәбе табыла. Кызганыч, бик кызганыч, ышанасы килми. Үзе дә ятим үскән Вәсиләнең ике баласы да ятим калганга йөрәк сыкрый. Улы Кәримгә – 5 яшь, ә кыз бала әле кырык көнен дә тутырмаган.
 
Вәсилә, олы кеше дә кичерә алмаслык авырлыклар аша узып, югалтуларны кичереп, ниһаять, үз гаиләсен корып, ире, баласы белән бәхетле тормышта яши башлаган гына иде. Бу бәхетле тормыш та озакка сузылмады.

Вәсиләгә 10 яшь булганда, әтиләре үлеп китә. Әнисе кулында ул һәм имчәк баласы – сеңлесе Әлфия кала. Акчасызлык чорына туры килә бу хәлләр.  Аннары берничә елдан кызлар әнисез дә кала. Ике ятим бала әби-бабасы карамагына күчә, ләкин озак та үтми, алар да бакыйлыкка күчә. Вәсиләгә ул вакытта – 19, училищены тәмамлаган гына, сеңле­сенә – 9 яшь. Аны интернатка, ятимнәр йортына бирәсе кил­мичә, юклы-барлы әйберләрен җыя да, сеңлесен ияртеп, Баш­кортстанның Белорет шәһә­рен­нән Уфага чыгып китә Вәсилә. Бер туганың да, яклаучың да булмаган килеш, зур шәһәргә килеп кер әле син! Тәвәккәл, кыю да булган үзе. Ә андый булмыйча кая барасың?! Сеңлесе өчен ул җавап бирә бит.
 
“Без беркемгә кирәкми идек. Уфаның бер тулай торагына килеп урнаштык. Рәхмәт, керттеләр, ирләр ягындагы бер кечкенә бүлмәне бирделәр, анда ишек­ләр дә ябылмый иде. Беребез ишекне тотып тора, икенчебез ул вакытта юына идек. Аннары тормыш бераз җайланды, Әлфияне мәктәпкә урнаштыра алдым. Ә үзем училищедан соң Уфаның сәнгать институтына укырга кердем. Ләкин укырга өлгермәдем,  көзен Айдар Галимов белән гастрольләргә чыгып киттем”, – дип сөйләгән иде ул.

Айдар Галимов белән җыр­лаганда, аңа популярлык ишелеп төшә. Аның “Туган як”, “Әйтел­мәгән мәхәббәтем” җырларын татар белән башкорт кына түгел, урыс­лар да шашып яратып тыңлады. “Туган як” – әле дә башка милләтләр арасында иң танылган һәм яратып тыңланган татар җыры. Вәсиләгә Аллаһ Тәгалә сәләтне мулдан бүләк иткән, төс-кыяфәткә дә аһ итәр­лек җырчы иде ул. Әмма аның сәхнәгә исе китмәде. “Мин сеңлем белән якынрак булырга тиеш”, – диде дә сәхнәне ташлады. Аның популярлыгы күп­ләрнең төшләренә дә керми иде, Вәсиләнең бу адымын ялгышлык дип кабул итүчеләр дә булгандыр, ә ул барыбер гаилә кыйм­мәтләрен кадерлерәк күрде, тормышын үзгәртте.

“Ике ел эчендә сәхнәнең ялтыравык ягын да, пәрдә артын да күрдем. Минем өчен бу мәгълүмат ташкыны артык күп иде. Яхшысын да, начарын да күреп туйдым, арыдым. Аннары гастрольләргә чыгып киткәндә, Әлфия үзе генә кала иде. Йә интернатта калдырырга, йә бала караучы ялларга туры килде. Аның белән аз аралашуым күңелне кырды, сеңлемә якынрак буласым килде.

Тамакны туйдырырлык һөнәр үзләш­терер­гә тиешмен дип, үз көчем белән икътисад факультетына укырга кердем. Уку белән беррәттән кирпеч заводына икътисадчы булып эшкә урнаштым. Әлфия белән бергә яшәгәнгә ул да, мин дә куанып бетә алмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм, төннә­рен елап уздырган чаклар еш булды. Тик җырламаска дип карар иткәнсең икән, түз, эшлә, алга бар. Беркайда чыгыш ясамадым, бер генә банкетка да бармадым. Бермәлне банкетта җырлар өчен 120 мең сум тәкъдим иттеләр. Ә мин ул вакытта заводта 2200 сумга эшләдем. Ризалашмадым. Авыр иде. Сигез ай хезмәт хакын алмаган чаклар да булды, концертлар белән эшләгән акчаны кысып тоттык. Кешеләр дә күп булышты”,  – дип сөй­ләгән иде Вәсилә.

Матур гына яшиләр алар икәү­ләп, тормышларын җайлый­лар. Әмма көтмәгәндә генә язмыш тагын тез астына китереп суга Вәсиләнең.  2006 елда ул бердән­бер туганы Әлфияне югал­та. Сеңлесе 17 яшендә йөрәк авыруыннан  вафат була.   “Минем өчен дөнья бетте, аны җирләгәннән соң, ярты елның ничек узганын бөтенләй хәтер­ләмим. Ул вакытта динне өстән-өстән генә белгәнмен, ул чактагы фикерләрем өчен хәзер оят. “Ник миңа килде бу кайгы? Нигә тагын мин? Ник соңгы кешемне тартып алды?” – дип аптырадым. Тормышка шулкадәр ачулы, нәф­рәтле идем. Хәзрәт барысын да бик җиңел итеп аңлатты, тормыш икенче яктан ачылды. Мине акылдан язудан кешеләр арасына чыгу, концертлар оештыру гына коткарды. Аллаһы Тәгалә үзе этеп чыгарды сәхнәгә. Сеңлемне югалтудан соң оештырган концертлар мине яраткан кешем белән очраштырды. Бар нәрсә үзгәрде!

Аллаһ рәхмәте белән, авырлыклар аша узып, үз бәхетемне таптым. Илгиз белән танышуыбыз тормышымны үзгәртте, – дип, мәхәббәт тарихын сөйләп утырган иде безгә. – Әткәй-әнкәйле булдым, улым Кәрим белән өйдә утыру, аны тәрбияләү шундый ләззәтле, кызлар!”

Бәхетенә сөенеп, башкаларга да шуны тели иде. Ул бик бәхетле иде гаилә коргач...  Кәримнән соң кыз бала алып кайту турында хыялланган. Аллаһ Тәгалә баланы якты дөньяга китергән, тик аны сөеп-назлап кына үстерергә насыйп булмаган Вәсиләгә. Бик кыска булды шул үзен  бәхетле итеп тойган тормышы...

Бу язма Вәсилә рухына дога булып ирешсен. Аллаһы Тәгалә сабыйларын рәхим-шәфка­тен­нән ташламасын. Бу балаларны ярата, аңлый, җанын иркәли торган миһербанлы кеше табылсын, ятимлек ачыларын тоймый үссеннәр дип телибез. Бәхил бул, Вәсиләкәй, урының җәннәттә булсын!

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

http://vatantat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России