Сарымсак һәм томатлы соустагы макарон
Спагетти пешерергә.Аерым савытка томат согы салып кайнатып чыгарырга, тоз, борыч, вакланган сарымсак, 1 аш кашыгы каймак кушарга.
Барлыкка килгән соуска спагеттины кушып болгатырга һәм 5-10 минут сүрән утта пешерергә. Табынга кайнар килеш өстенә уылган сыр һәм яшел тәмләткечләр сибеп бирергә.