Балалар автобус белән "кар тозагы"на эләккән
Әлеге хәл Тәтеш районы Алабирде авылы янында булган.
Мәктәп автобусы кар көртенә эләгеп, батып калганнан соң, автобус йөртүче коткаручыларны чакырткан. Автобуста дүрт укучы һәм йөртүче булган. Аларны туңудан һәм "кар тозагы"ннан шул тирәдә генә булган юл хезмәткәрләре коткарган.