Ике көн ярыштык (Фоторепортаж)
Үткән ялларда зәйлеләр чаңгыга басты. Яңа шәһәр урманы буенда “Сәламәтлек-2016” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм предприятие, оешмалар, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр арасында - чаңгы ярышлары, ветераннар арасында шәһәр беренчелеге узды.
Ярышларны шимбә көнне авыл җирлекләре башлады. Положение нигезендә һәр авыл җирлегеннән (предприятие, оешмалар арасында да шулай ук) ике хатын-кыз һәм ике ир-ат катнашты. Шунысы игътибарга лаек, күпчелек авыл җирлекләре команда туплый алды. Хатын-кызлар – 1,8, ир-атлар 3,6 километр арада узышты. Хатын-кызлар арасында Югары Шепкәдән Диләрә Бариевага тиңнәр булмады (I урын), Сармашбаштан Елена Тарасова – II, Югары Мәлемнән Дания Абзалова III урынны яулады. Ир-атлар арасында беренче урын шулай ук югарышепкәлеләрдә – Фәнзил Сабиров, Данияр Яхин (Аксар) – II, Динар Хәйруллин (Якты Күл) III урында.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә: Югары Шепкә – I, Аксар – II, Югары Мәлем – III, Баграж – IV, Якты Күл – V.
Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан 150 кеше чаңгыга басты. Хатын-кызлар арасында политехник колледждан Фәния Гыйльманова I урынны алды. ГРЭСтан Екатерина Герасимова - II, “Теплосервис” ҖЧШеннән Анна Павлова III урынга чыкты.
Ир-атлар арасында танылган чаңгычы Михаил Комендатовка (Федор Симашев исемендәге балалар спорт мәктәбе) тиңнәр булмады. II урынны - шулай ук шушы мәктәп вәкиле Дмитрий Кочеванов, III урынны эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фәнзил Сабиров алды. Командалар арасында “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Федор Симашев исемендәге мәктәп – I, ГРЭС – II, политехник колледж III урында.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
- I урын – Валерий Акатьев, Наталья Павлова;
- II урын – Илфат Гадершин, Надежда Бухтеева;
- III урын – Илфат Әшрәпов, Елена Недошивина.
Ветераннар, яшьләренә карап, биш төркемдә ярыштылар.