Сәхнәдә – таныш фильм
Зәйдә “Тормыш кадрлары” дип аталган иҗат фестивале дәвам итә. Якты Күл авылы мәдәният йорты үзешчәннәре күпләр яратып карый торган «Девчата» киносын сәхнәләштереп күрсәтте. Тамаша, реквизитлар, киемнәр, үзешчәннәрнең үз-үзләрен тотышы да нәкъ кинодагыча булды. Аңа әзерлек бер ай бара: үзешчәннәр башта бергә утырып фильмны карый, андагы геройларны өйрәнеп, рольләр бүлешә. Тамаша өчен кирәк булган әйберләр табуда авыл халкының булышлыгы зур булды, ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.