Зәй каратэчылары булдыра
Әлмәттә Россия каһарманы А. Супонинский истәлегенә киокусинкай буенча беренчелек узды. Анда Зәйдән бер төркем яшүсмер катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында Илназ Зиатдинов, Виталий Бочкарев, Рамил Сөләйманов, Николай Прохоров һәм Вадим Зеленин - җиңүче, Эдуард Мазманян һәм Диләрә Абзалова – көмеш, Максим Маракин белән Эмиль Хөснетдинов бронза медальгә лаек булды.