Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

“ӘТ” эксперименты: интернетсыз бер көн

Ел да гыйнварның соңгы якшәмбесендә Халыкара интернетсыз бер көн билгеләп узыла. Ни өчен мондый мәгънәсез бәйрәм уйлап тапканнар диярсез?

Андый көннәр дә кирәк икән ул – СССР чагындагы кебек сүзлекләр актарып утыру, телефон аша шалтыратып, гади бер фактны раслату, якыннар белән виртуаль дуслыкны читкә куеп, чәй өстәле артында күзгә-күз карап аралашу мөмкинлеге бу. Әлеге көн уңаеннан “Әлмәт таңнары” янә бер эксперимент уздырды. Безнең журналистлар бер көн буе дөнья пәрәвезеннән баш тартып, “виртуаль изоляциядә” яшәргә тиеш иде...

Филүзә: Китапка игътибар артты

Дөресен генә әйткәндә, башта интернетсыз яшәячәгемне ишеткәч, сөендем генә. Социаль челтәрдә утырып, күзләрем кызармас, төшке ашны да компьютер каршында ашамасмын, иртәрәк йокларга ятармын, начар хәбәрләр укып, төн тынычлыгын җуймам дип уйладым. Кыскасы, интернетсыз көнем бары яхшылыклар гына юрый иде...

Эш көнебез, гадәттә, пәрәвез челтәреннән дөнья хәлләрен чүпләүдән башлана. Барча яңалыкны сәгате-минуты белән интернеттан белеп барабыз, рәхмәт яугыры! Ә билгеләнгән көнне боларның барысы да “сызып ташлана”. Ярый әле көн хәбәрләрен хезмәттәшләр кереп әйткәләде, “Икенче көнне укырмын әле” дип тә үземне тынычландырырга ашыктым.

Чираттагы санга баш мөхәррир өеп биргән язмаларга да 8 тулып китү белән үк керештем (гадәттә, бу процесс 9 тулганда гына башлана иде). Менә шул чагында Интернетның ни дәрәҗәдә безнең эшкә кирәклеген аңладым да инде. Вандаллык сүзенең синонимы баштан очкан, “хештег” сүзенең язылышын Яндекс аша карап булмый, “Окей, Гугл, Кубок России по теннису“ дип турнирның кайчанга кадәр дәвам итәчәген дә белә алмыйм. Менә кайчан кирәк икән 1977 елда СССР фәннәр академиясе чыгарган 3 томдагы татар теленең аңлатмалы сүзлеге?! Шул чорлардан ук журналистикада кайнаучы, сүзлекләрнең Интернет заманында да кирәклеген чамалаган хезмәттәшебез Ирина Апачаевага рәхмәт!

Саргая башлаган китапларны актарып, алфавитны искә төшерә башладым. Тапмаган сүзләрне, русчадан тәрҗемәсен белмәгәннәрен секунд  саен күрше бүлмәләргә кереп сорыйм. Шулай итеп, ике язманы тәмамлаганчы корректорга 14, баш мөхәрриргә 18 тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бүлмәдәшләр дә минем тыз-быз йөреп, минут саен эшләреннән бүлдергән өчен рәхмәт әйтмәде...

Аның каравы, төшке ашны чын ханбикәләрдәй ашадым! Йомшак кәнәфигә кырын ятып, тәрәзә каршына җим сорап килгән песнәкләрне күзәтеп, ашыкмый гына бәрәңге шулпасы белән сыйландым. Әле буш вакытым да калды: 20 минутлап чамасы Нәфисә Сабирҗанованың шигырьләрен укып хисләндем, төштән соңгы иҗади сәгатькә дәрт, илһам алдым.

“Яшәп була икән бит интернетсыз да!..” дигән уйларым кичкә таба эреп юкка чыкты. Социаль челтәрдән җан дустым Лилия язарга тиеш иде, “ватсап”тан тәрбиячеләр көн дә кызымның фотосурәтен җибәрә, апаларымның да хәлләрен интернет аша гына белә идем.  Күңелне ниндидер бушлык, дөньядан артта калу хисе биләп алды. Үземне искелек калдыгы кебек тоя башладым. Бер көн буе социаль челтәрдә күренмәгән Филүзәгә 540 дусты ни дияр?!

Кыскасы, виртуаль изоляция минем кебек яшь һәм аралашучан кешеләр өчен түгел! Башкача мондый экспериментларга мин риза түгел!

Рәдифә: эшне көнбагыш кына калдырмый!

Әйе шул, эш калдыргыч мәгънәсез шөгыльләр рәтенә Интернет бүләк иткән социаль челтәрләр дә керә. Шуңа күрә дөнья пәрәвезен читкә куеп, мин бу көнне бик рәхәтләнеп файдалы эш артында уздырырга ниятләдем.

Дөрес, замана гаджетлары минем тормышыма да оялап, бөтен булган вакытымны тутырып өлгергән иде. Шунлыктан, 27 гыйнвар иртәсендә күзләремне ачуга ук ияләшкән гадәт буенча хәләл акчаларым белән “туенучы” Интернетны кабыздым. Сыйныфташлар төркемендәге яңалыкларны укып чыккач кына ниятебез исемә төшеп, тыелырга мәҗбүр булдым. Кызганыч, андагы хәбәр генә көн буе күңелне сагышландырды – республиканың атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат булган икән...   

Караңгы уйлардан арыну өчен дә, редакцион биремне үтәү өчен дә хезмәт яшәсен инде ул, җәмәгать! Ярты көн эчендә киләсе санга материал җыеп кайтырга, чираттагы язмаларны тапшырырга дигән максат куйдым. Дөрес, көн тәртибенә кертелгән “Әлмәт таңнары” сайтына кайнар яңалыклар эзләү төшеп калды... Дөнья хәлләренә сусаган йөрәкне хезмәттәшләремнең тәмле теле “басты”. Мәгълүмат җыйганда исә бик рәхәтләнеп кәрәзле һәм стационар телефоннан файдаландым. Болай да яшәп була икән лә. Дөрес, Интернеттан аермалы буларак бу ике тапкырга вакытны күбрәк ала, ләкин авызга-авыз куеп, җылы аралашуга ни җитә?!

Кич җитеп килгәндә берникадәр бушрак вакыт барлыкка килгәч тә “ломка” башланды. Әйләнгән саен телефонга үреләм, монитордагы Интернет төймәсенә басасы килә...

Ни кызганыч, Интернетсыз вакытны тәүлеккә тутыра алмадым. Чөнки кайту белән балаларымның дәресләре көтеп тора иде. Ә аңа төгәллекне, һаман да шул Интернет галиҗәнабе ярдәмендә – электрон көндәлектә генә белеп була. Өстәвенә, туганнарым, “сыйныфташ” әти-әниләр белән булдырылган өч төркемдә дә көн яңалыклары шыплап тулган булып чыкты.

Ә менә социаль челтәрдәге битләрдә дусларым югалткандыр дип борчылуым юкка булган: 314 виртуаль дустымның берсе дә минем өчен борчылмаган. Аның каравы, хакерлар йоклап ятмаган – хуҗасыз калган “өемне” ватып, кәеф-сафа корып яткан...

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Рәдифә НОГМАНОВА

 

Интернетсыз булуның уңай һәм тискәре яклары

+ Файдалы эш белән шөгыльләнергә вакыт күп

+ Сәламәтлеккә зыян кими

+ Якыннарыңа игътибар арта, тере аралашуның тәмен тоясың

+ Электр энергиясенә һәм телефон берәмлегенә экономия

 

– Тормыш-көнкүреш өчен мөһим сорауларга җавап табу авыр

– Оператив мәгълүмат кырыннан төшеп каласың

– Хәбәр алышу кыенлаша

– Түләү өчен чиратта торып вакыт сарыф ителә    

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России