Карабодайдан пылау
300 г ит, 1 ст карабодай, 2 шәр суган һәм кишер, 200 г терлек мае, тоз, кызыл һәм кара борыч.
Итне әстерхан чикләвеге зурлыгында турарга. Казан яки калын аслы табада терлек маен эретергә. Шунда итне салып, берничә минут кыздырырга. Кишерне угычтан уарга, суганны ярым боҗралап турарга һәм ит янына салырга. Тоз, борыч сибеп, 4-5 минут кыздырырга. Юылган карабодай салырга, болгатырга һәм пылау өстеннән 1 см күтәрелеп торырлык итеп су салырга. Утны киметеп, капкач капларга һәм томалап пешерергә.