Зәйдән Леонид – икенче дәрәҗә лауреат
"Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале республика күләмендә танылу алды. Ул музыка, җыр, бию мирасын саклауга этәргеч бирә. Зәйдән яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Гранд” халык вокаль ансамбле солисты Леонид Анисимов (җитәкчесе Светлана Порываева) фестивальдә “Вокал. Эстарда җырын ялгыз башкару” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат исемен алды.