Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

ИҖАТ ИТҮДӘН ТУКТАМЫЙ УЛ

Явып үтте җәйге яңгыр,

Ямьләнде кырлар.

Елмаеп көлде чәчәкләр,

Җырлый тургайлар.

Туган ягы табигатенә мәдхия җырлаучы әлеге матур шигырь юллары моннан 60 ел элек район матбугатының ул вакытта “Кызыл Зәй” газетасы битләрендә дөнья күрә. Шул дәвердән актив хәбәрче, Куш-Елга авылында гомер кичерүче Мөнир абый Талипов редакция белән тыгыз элемтәдә, зәйлеләрне матур язмалары, аһәңле шигырьләре, гадел хәбәрләре белән сөендереп тора. 

79 ел элек Куш-Елгада Бибигарифә белән Әхмәтвәлинең беренче баласы булып дөньяга аваз салган Мөниргә үз гомерендә тормыш сикәлтәләрен шактый үтәргә туры килә, әмма кендеге белән туган төбәгенә береккән затның күңел түреннән чыккан иҗат чишмәсенә бернинди тормыш каршылыклары да киртә була алмый. Күрәсең, туганда ук февраль аеның бураннары аның эчке дөньясына  иҗат дуамаллыгы салган.  

Балачагында әти-әнисе  Хабаровскийда тимер   юл салуда катнашкан вакытта салкын тиюдән савыга алмыйча якты дөнья белән хушлашкан сабый сеңлесе Хәнифәне югалту аңа бу тормышның беренче авыр селтәнүе буларак тәэсир итә. Ә шундый авыр тойгыларның күпчелеген малайда  сугыш чоры калдыра. Талиповлар гаиләсе сугыш башланыр алдыннан Куш-Елгага кайта. 1941 елның августында кечкенә Мөнир әнисе белән  ат арбасында әтисен авыл башында озатып калуларын әле дә хәтереннән җуймый. Әтинең авыз эченнән генә көйләгән саубуллашу җыры һаман да колакта яңгырый, дип искә ала ул. Үзеннән соңгы энесе Габденур әтиләре сугышка киткәндә 3 айлык кына була. Ә әтиләрен бөтенләйгә югалту хәбәре 1943 елның мартында, батырларча һәлак булды, дигән кара тамгалы хат белән килә. Заманына карата алдынгы карашлы, рус, гарәп, латин алфавитын белгән Әхмәтвәли Орлов янында барган сугышларда мәңгегә ятып кала. Бу Талиповлар гаиләсе өчен дә, авыл өчен дә зур югалту була. 

Әтисез балачак, үсмер еллар Мөнирнең гаиләдә баш ир-заты буларак хуҗалыкны  җигелеп тарту, колхозда көнне төнгә ялгап эшләү белән үтә. Мөнир шулай да  Куш-Елгада 4 класс белем алуга ирешә, ә 3 километр ераклыктагы Түбән Бишкә йөреп уку мөмкин булмый аңа, әнисе авырып тору сәбәпле, ул йорт хуҗасына әйләнә.

Егет булып өлгергәч, кулында гармун сайратучы, шигырьләр язучы Мөнир, актив комсомол буларак, җәмәгать эшләрендә  үрнәк булып тора. Көндез терлекчелектә хезмәт куйса, кичләрен комсомол оешмасын җитәкләп, яшьләр белән төрле чаралар оештыра.

- Ул вакытта дүрт авылга 150 комсомол исәпләнә иде, нинди чара оештырсаң да, катнашырга атлыгып торды алар. Кайсысын нәрсәгә җәлеп итим икән дип аптырап бетә идем, - ди Мөнир абый, ул чакта яшьләрнең актив яшәү рәвеше алып баруларын искәртеп.

Озак еллар Мөнир Талипов авыл клубы мөдире дә, ферма мөдире дә булып эшли. Ә тормыш иптәше Миңнезинә белән ул Имәнлебашта туганнарына кунакка баргач таныша. 55 ел элек алар 1 гыйнварда гөрләтеп, килен төшереп, туй итә. 35 ел дәверендә хат ташучы булып та, колхоз эшләреннән дә калмыйча тырышып  эшләүче  булып чыга Миңнезинәсе. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 7 онык, 4 оныкчыкның әби-бабасы.

Авыр чорларга, хуҗалык мәшәкатьләренә, гаилә ыгы-зыгысына да карамыйча, Мөнир абый иҗат итүен туктатмый. Беренче шигырьләре, язмалары район газетасында 1956 елда басылып чыкканнан соң, ул тагын да дәртләнебрәк каләмен тибрәтә. Шуның җимеше буларак, 1990 елда “Туган як авазы” дип исемләнгән җирле язучылар иҗатына багышланган җыентыкта аның - 25, 1997 елда “Төбәгем тургае” китабында  дистәләгән шигыре басыла. Ә 1992 елда ул вакыттагы район башлыгы Ринат Фәрдиев ярдәме белән Мөнир Талипов авторлыгында “Әбиләр чуагы” шигырьләр китабы дөнья күрә. Бу китапта аның 150 шигыре урын алган.

- 1996 елда халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән беррәттән Сөббух Рәфыйков район премия-сен алуым белән дә бик горурланам. Ул минем иҗатыма зур бәя булды. Һәр эшеңне күрә белсәләр, бәяләсәләр, адәм баласына ул яшәү өчен зур таяныч, авырлыкларны җиңүгә этәргеч булып тора, - ди ул.

Мөнир Талиповка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары да бирелгән. 

Тынгысыз ветеран әле бүген дә 25 сутыйлы бакчасында яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш утырта, җир кадерен белүдә яшьләргә үрнәк булып тора. “Зәй офыклары” газетасы битләрендә аның язмалары һәрчак яратып укыла.

Актив тормыш рәвеше алып баручы ветераныбызга алга таба да күңел көрлеге, иҗат киңлекләре телибез. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России