Дүртенче баласын ванна бүлмәсендә тапкан
Мөрәҗәгать итүче 38 яшьлек хатын-кызның аңлатуынча, ул баланы өй шартларында тапкан. Соңрак ачыкланганча, бу аның дүртенче баласы икән инде. Ана кеше һәм аның юыну бүлмәсендә – суда дөньяга килгән сау-сәламәт нарасые бала тудыру йортына тикшеренергә озатылган.