Мунчала сатарга да рөхсәт кирәк
Мунчала сатучыларны тикшерү буенча рейд уздырганнар.
Сүз Алабуга-Пермь трассасында законсыз мунчала сатучылар турында бара. Өч сатучыга штраф та салганнар. Тикшерү нәтиҗәсе буенча 6 административ беркетмә төзелгән. Штраф күләме аз түгел– 5 мең сум. Социаль челтәрдә әлеге рейд зур ризасызлык тудырган.