Салган килеш машина белән идарә итүчеләр һаман очрый
Февральнең беренче атнасында Зәй районы юлларында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда кешеләргә зыян күрү очраклары юк. 4 кешегә, штрафларын үз вакытында түләмәү сәбәпле, беркетмәләр төзелгән. Атна дәвамында 3 машина йөртүче руль артына салган хәлдә утырган өчен тоткарланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый халәттә белән идарә итеп, юлдагы хәлне катлауландырмауны үтенә.