Ут капкан машинасында үзе янгын сүндерүчеләргә килгән
Юлда хәрәкәт иткәндә машинасын ялкын биләп алган “Нива” хуҗасы янгын сүндерү частена килеп, ярдәм сораган.
Чиләбе кешесе килеп туктау белән бар көченә коткаручыларны чакыра, ә бу вакытта машинаның ачык капоты дөрләп яна. Дежур караулдагы өч кеше су һәм ут сүндергеч белән тиз арада ялкынны җиңә. Соңыннан ачыкланганча, юлда барганда ир-ат көек исе сизеп ала һәм машинасына ут капканлыгын күрә. Телефоннан шалтыратуларга вакыт әрәм итмәс өчен, якында гына янгын сүндерү часте барлыгын искә төшереп ул үзе алар янына барырга була.
Машинаның корпусына зыян килмәгән, ә менә мотор бүлегенең янган өлешен ремонтларга туры киләчәк.