Әлмәт нәниләре Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
35 нче “Маленькая страна” балалар бакчасында тәрбияләнүче Елизавета Волкова белән Яков Марков “Робокар Полиның куркынычсызлык кагыйдәләре” Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә лауреат булып танылган.
Анда Россиянең төрле төбәгеннән барлыгы 3600 бала катнашкан, шуларның бары тик 30 ы гына лауреат булган. Әлмәт җиңүчеләрен шәһәребезнең ЮХИДИ вәкилләре дә котлады.