Татарстанда чагыштырмача җылы һава температурасы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 10 февральдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Төнлә явымсыз булачак. Көндез исә урыны белән бераз кар явуы көтелә. Юлларда – бозлавык.
Һава температурасы Татарстанда төнлә – 5-10, аязган вакытта – 13 градус салкын булачак. Көндез бераз җылырак – 0-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.
Зәйдә төнге сәгатьләрдә – 7-9, көндез 0-2 градус салкын.
11 февральгә каршы төндә 10-14 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.