Әлмәткә Премьер-министр Илдар Халиков килде [+ФОТОЛАР]
Илдар Халиков бу минутларда район Советының җиденче сессиясендә катнаша. Аңа кадәр Премьер-министр “Татбурнефть”нең үзәк инженер- технология службасы һәм цехында, торба заводында булды, аларның эшчәнлекләре белән танышты.
“Нефтьче” Мәдәният сараенда бу көнне зур күргәзмә дә оештырылган иде. Премьер-министрны урамда тезелеп киткән заманча техника каршы алды. Аларның һәрберсе – әлмәтлеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча алынган махсус транспорт чаралары. 2018 елда башкалабызда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты ачылуга күпме көн-сәгать калуын күрсәтеп торучы туп формасы һәм башка җисемнәр дә игътибарны җәлеп итте.
Икенче катта кунакларны тагын да кызыклырак мәгълүматлар, күргәзмәләр көтеп тора иде. Монда яшьләр дә, көрәшчеләр дә, уку йортлары, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, татар дәүләт драма театры һәм башкалар үзләренең казанышларын, яңалыкларын бәян итте. Балалар республика һәм район җитәкчелегенә Әлмәттәге күркәм парклар өчен рәхмәтләрен җиткерде. Алар әлеге яшел зоналарның макетларын да ясаган иделәр.
– Җитештерүчәнлекне яхшырту өчен нишләргә кирәк? – Илдар Халиков бу сорауны фермерларга бирде. Алар һәм тагын берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе, райпо җитештергән продукцияләрдән бик теләп авыз итте премьер-министр.
Өченче катта сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе урын алган. Аларның күплеге, заманча технологияләр белән кораллану әлмәтлеләрнең кризиска әзер торуын раслады.