Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

КФУның Алабуга институты студенткалары Германиядә стажировка үтте

КФУның Алабуга институты студентларының стажировкасы КФУның Алабуга институты белән Халыкыра методик совет хезмәттәшлеге кысаларында күптеллелек һәм халыкара аралашу мәсьәләләре буенча Гюстро (Германия) шәһәрендә оештырылды.

Быел төрле факультетлар студентлары стажировканы бер үк вакытта узды. Грайфсвальд университетының медиа-технологияләр һәм чит телләр институтының фәнни хезмәткәре, КФУ Алабуга институтының бүлеп бирелгән катнашлыгы белән Халыкара лабораторие җитәкчесе, стажерлар эше белән җитәкчелек итүче Екатерина Кудрявцева сүзләренчә, бу университет эчендә үзара хезмәттәшлекне ныгытырга һәм халыкара дәрәҗәдә бары тик челтәр кебек кенә түгел, ә университет югарылыгында бүленгән кебек “Полимәдәни белем бирү өлкәсендә инновацион технологияләр» лабораториясе мәсьәләләрен тормышка ашырырга булышачак. Студентларның стажировка программасына фәнни тикшеренүләр (интернет челтәрендә материал җыю, интервью уздыру һ.б.) һәм мәктәпкәчә балалар өчен үстерелешле дидактик материалларны сынап карау һәм куллануга алу буенча гамәли эшчәнлек керде.

Тарих һәм юриспруденция факультетының өченче курс студенткасы Татьяна Власова “Рус немецлары – эмиграциядәге милләт» темасын өйрәнә һәм тикшерә (җитәкчесе – тарих фәннәре кандидаты, гомуми һәм илебез тарихы кафедрасы доценты Ирина Крапоткина). Стажировка барышында, рус немецларының Vira e.V. ассоциациясе һәм шәхсән Элла Кюль ханым булышлыгы белән, “Миграциядәге милләт” РГНФ проекты кысаларында лаборатория хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән анкета нигезендә ул сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы буын рус немецлары белән телефон аша интервью алды. 1990нчы елларда СССРдан кире Германиягә күчеп киткән һәм Казахстанга яки РФнең төньягына сөреп җибәрелгәнче Идел буе төбәкләрендә яшәгән немецлар белән. КФУның Алабуга институты китапханәсенә ОЦ ИКаРуСтан (IKaRuS e.V.) бүләккә 19-20нче гасырларда рус немецларының күченү мәсьәләсенә, аларның Россиядә/СССРда һәм яңа Германиядә интеграциясенә һәм аларның, 19нчы йөздән башлап, Россия чынбарлыгын кабул итүенә кагылышлы заманча китаплар һәм ХХ гасыр башында басылып чыккан басмалар тапшырылды.

Студентка-технолог Алсу Нәҗметдинова “Мәктәпкәчә белем бирүне әйберләр ярдәмендә үстерү мохите лабораториясендә уртак хезмәт кысаларында методик эшне ныгыту һәм әйберләр ясау” проекты өстендә эшли. Аның җитәкчесе – педагогик фәннәр кандидаты, һөнәри белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Лилия Латыйпова. Гюстро каласында “Салават күпере” протестант балалар бакчасы (evang. Kita "Regenbogen") булышлыгы белән аның тарафыннан игътибарны, төсләрне кабул итүне, баланы туплауны, вак моториканы һәм зәвыкны кабул итүне үстерүгә эшләнгән тематик материаллар сынау узды. Моннан тыш, йомшак китаплар һәм йомшак кисәкләр белән эшләү кертелгән тарихи һәм дидактик нигезләр өйрәнелде, алга таба гамәлгә кертү өчен юнәлеш алган һәм фәнни эшчәнлек максатларында, кыз кеше өчен “Минем көнем/ Минем йортым” һәм йомшак кисәкләрдән торган “Зоопарк хайваннары” дип аталган йомшак китапларның үзенчәлеге, өстенлеге һәм кимчелекләре тикшерелде һәм теркәлде. Алар барысы да сөйләмне үстерүгә, тактиль һәм күреп кабул итүгә, мантыйккый фикерләүгә һ.б. юнәлдерелгән. Әлеге эш йомгаклары буенча Skopus база журналына фәнни мәкалә язу ниятләнә, шулай ук “Һәр көнгә мәктәпкәчә мәгариф оешмасы мөгаллиме-технологы портфолиосы”н эшләү күздә тотыла. Соңгысы мәктәпкәчә мәгариф оешмасында яки әти-әниләр ярдәме белән 4-6 яшьлек балалар тарафыннан кул астында булган материаллардан тематик әйберләр - кул эшләре ясау өчен (элементар һәм алга киткән дәрәҗәдәге катлаулылыктагы әйберләр) төрле типтагы шаблоннарны үз эченә ала. Бу шаблоннар, автор уйлавынча, мөгаллимнең эшен сизелерлек җиңеләйтә.

Рус филологиясе һәм журналистика факультетының 4нче курс студенткасы Юлия Софронова берьюлы ике тема өстендә эшли: болар – “Мәктәпкәчә яшьтәге баланы психологик-педагогик тәрбия кылу технологиясе буларак «Календарь - портфолио» һәм ике телле - рус-татар телләрендә аралашучы мәктәпкәчә яшьтәге нарасый өчен календарь-портфолионы татарча мәдәни төзүче”(җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, рус һәм капма-каршы тел белеме кафедрасы доценты Юлия Данилова). КФУның Алабуга институты быел берничә халыкара эре проект оештыручы булганлыктан (шул исәптән Пула шәһәре университетында “Күптеллелек һәм мәдәниара аралашулар: 21нче гасыр чакырулары” конференциясе), Юлия, Алабуга институты студентлары өчен Германиядә стажировка узу программасында инде икенче тапкыр катнашучы буларак, “Белем бирү проекты менеджменты” темасы буенча кыска сроклы өйрәнү узды һәм Пула шәһәрендәге конференция программасын эшләүдә катнашты. Моннан тыш, былтыргы стажировка барышында кыз, “Бөтендөнья балалары» уеннарын файдаланып, уен тренинглары үткәрүне өйрәнде. Юлиягә бу өлкәдә үз белемнәрен һәм осталыкларын Удмуртия дәүләт университетында (Ижевск) Халыкара күптеллелекнең Халыкара атнасында 29 февральдән 3 мартка кадәр күрсәтергә туры киләчәк. Ул монда студентлар һәм укытучылар өчен уен мастер-класслары уздырачак.

Чит илгә барып уздырылган стажировка вакытында дуслашкан кызлар аннан һавалы һәм текә уй-ниятләр белән әйләнеп кайтты: максатлары – үз проектларын уңышлы тәмамлау һәм аларны практикада тормышка ашыру.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России