Табиблар аркасында үле бала тапкан... Алай гына да түгел әле
Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче номерлы клиник хастаханәсенә килә. Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да, табиблар йөклелекне саклап калырга карар кыла. Аларның ялгышлыгы баланың үле тууына һәм бала тудыру органнарының алынуына китерә. Боларны суд медицина экспертизасы раслый.