Зәйдә тимер юл аша төзелүче күпердә эш 40 процентта башкарылган
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка мәртәбәле кунаклар бүген Зәйдә, республикада Кама аръягы төбәге өчен бик тә мөһим “Алнаш-Бөгелмә” тимер юл кичүе аша төзелүче белән кызыксынды. Ул күпернең инде күзгә күренеп үсеп килүеннән канәгать калды. Тимер юл кичүе тирәсендә булган коммуникацияләрне шәһәр предприятиеләре үз хисапларыннан күчереп, беренчедән, алдан билгеләнгән проект суммасын киметергә ярдәм итсәләр, икенчедән, бу төзелешне тиз арада башлап җибәрү мөмкинлеге бирде, дип аңлатты аңа Разиф Кәримов. Төзүчеләр барлык эшләрне дә график нигезендә алып бара. Барлык эшләрнең 40 проценты төгәлләнгән, бу максатта 302 миллион сум үзләштерелгән.