Татарстан Премьер-министрның беренче урынбасары Зәйдә ресурс үзәгендә булды
Бүген Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин политехник колледж базасында булдырылган ресурс үзәгенең заманча энергокомплексын, эретеп ябыштыру, авыл хуҗалыгы техникасы, пешекчеләр остаханәләрен дә карады. Биредә республика программасы кысаларында 80 миллионнан артык сумлык үзгәртеп кору эшләре башкарылды, яңа эш җиһазлары, станоклар, аппаратлар сатып алынды. Хәзер биредә югары электр көчәнеше астында эшли алырлык белгечләр әзерләргә керештеләр, ул студентларны да, энергетика өлкәсендә эшләүче белгечләрне дә электр көчәнеше астында эшләргә өйрәтүне күздә тота. Беренчеләрдән булып квалификация күтәрү өчен махсус курсларга Буа энергетиклары килде. Алга таба да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Ә эретеп ябыштыручылар өчен заманча остаханә булдырылу өстенә, махсус аппаратлар да күпләп кайтарылып урнаштырылды, алар белән яшь белгечләрне су астында эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга өйрәтү дә карала.
Алексей Песошин ресурс үзәгенең райондагы эре предприятиеләр: энергетика, машина төзелеше, шикәр кайнату, авыл хуҗалыгы, нефть һ.б. тармаклар оешмалары белән берлектә оештырылуы бик мөһим, диде. Чөнки биредә предприятиеләргә бүгенге көндә нинди белгечләр, нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ булуы исәпкә алынып белем бирү тормышка ашырылачак. Укуны тәмамлаучы белгеч, хезмәткәрнең киләчәктә әлеге предприятиеләрдә эшләячәге гарантияләнә, дип ассызыклый Разиф Кәримов.