Мирас өчен әбисен үтермәкче булган
34 яшьлек онык исерек хәлендә 84 яшьлек әбисе белән бәхәскә керә.
Казанда яшәүче пенсионерның бот өлеше сыну сәбәпле, ул урыныннан тора алмаган. Онык аңа фатирның ярты өлешен бүләк итү формасында башка оныкка оформить итүе уңаеннан ризасызлыгын белдергән. Әбине нәкъ менә икенче онык - шушы кыз карый торган булган. Бәхәс барышында ир-ат мендәр алып әбисенә ташлана һәм аның битен каплап томаламакчы була. Ярый әле күрше хатыны ярдәмгә килә һәм оныкның башына берничә тапкыр кәстрүл капкачы белән суга. Бу җәһәттән кузгатылган җинаять эше Вахитов район судына җибәрелгән.