Юлларда бозлавык саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 20 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән бераз кар явачак. Иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Төньяк-көнчыгыштан тарафтан талгын җил исә. Игътибарлы булырга кирәк, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.
Һава температурасы бүген көндез Татарстанда – 1-6, Казанда – 2-4 градус салкын булачак.