Югары уку йорты профессоры мошенниклыкта гаепләнә
Бу юлы игътибар үзәгенә Казан дәүләт энергетика университеты профессоры эләккән.
Тикшерү фаразы буенча 57 яшьлек галим гыйнварда белемен тыңламыйча гына студенттан имтихан алган һәм моның өчен алынган 4,5 мең сум акча аның туганының банк картасына күчерелгән. Февральдә ул башка студенттан имтихан алган һәм аның да 4,5 мең сумы туганы картасына күчкән. Хәзер бу уңайдан дәлилләр җыю бар, дип хәбәр итә тикшерү идарәсе.