Зәйдә өлкәннәргә алдап бал сатканнар
Зәйдә алдау юлы белән акча үзләштерүнең тагын бер очрагы ачыкланды. 17 февральдә эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1981 елгы бер ир-егет шалтыратып, өлкән кешеләрне алдап бал сатып йөрүче чегән хатыны турында хәбәр итә. Оператив тикшерү барышында ачыкланганча, Ленин урамында күпкатлы йортта яшәүче өлкән яшьтәгеләр фатирына кергән ханым, әби-белән бабайга оныгыгыз заказы буенча бал китердем дип ике өч литрлы балга охшаган сыеклыкны 10 мең сумга сатып чыгып китә. “Оныгы заказы буенча” алган бал турында өлкән кешеләр ханым чыгып киткәч оныкның үзенә шалтыратып әйтәләр. Өлкәннәрне алдауларын аңлап алган яшь ир-егет полиция бүлегенә хәбәр итә.
- Тикшерү, сораштыру эшләре барышында безнең хезмәткәрләр, әлеге йортта яшәүчеләр белән сөйләшкәч, бал сатып йөрүче ханымның, продукциясенең бер банкасын 1600 сумга тәкъдим итүен әйтәләр. Фатир буйлап сораштырып йөри торгач ханым, күрәсең, өлкән кешеләр турында кирәкле мәгълүматны җыя һәм тиз арада кыйммәт бәягә балга охшаган сыеклыкны сатып күздән дә югала. Дактилоскопик экспертиза үткәреп без банкада калган бармак эзләре буенча, әлеге ханымның Краснодар краеннан Анастасия Петровна Ивоненко булуын, элек тә РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2 бүлеге буенча, ике елга шартлы хөкем карары алуын белдек. Хәзер аңа карата кабат Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды, эзләү эшләре бара. Бу 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән тәмамланырга мөмкин. Зәйлеләргә мөрәҗәгать итеп, шикле, алдау гамәлләрен кылучылардан сак булу турында кисәтәсе килә. Кемдер биргән заказ буенча әйбер алганда, һичшиксез, иң башта якыннарыгыз белән элемтәгә керегез, - ди эчке эшләр бүлегенең тикшерү эшләре бүлекчәсе урынбасары Рөстәм Хафизов.