Салават Миңнеханов яңа алган премиясен 3 көн элек үлгән әтисенә багышлады [+ВИДЕО]
Хәбәр иткәнебезчә, 28 февраль көнне Мәскәүдә зур концерт булды.
6 меңлек аудитория каршында Дәүләт Кремль сараенда "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясен тапшырдылар.
Бүләк Салават Миңнеханов белән Гүзәлемгә дә эләкте.
"Искиткеч күңелле хисләр. 6 меңлек аудитория каршында беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз", - диде Салават.
"Бу җиңүне мин үземнең әтиемә багышлыйм!" дип өстәде соңыннан җырчы.