Гаҗәп хәл: мәктәп укучысы миллионнарын югалткан
16 яшьлек кыз әнисенең алтын-көмешләрен урамдагы хатыннарга биргән.
Билгеле, кызны моңа этәргәннәр. Бу вакыйга Казанда була. Новосибирск шәһәреннән килгән ике хатын урамда укучыны очратып аңарда бозым булуын әйтәләр. Икенче көнне дә аны тукталышта көтеп торып, өендәге бизәнү әйберләрен чыгарып бирүен сорыйлар. Шул рәвешле алар аның бозымын чыгарачакларын әйтә. Кыз бала өеннән 2,3 миллион сумлык алтын бизәнгечләрен кырыгалдарларга бирә. Бу хәлне соңрак әнисенә сөйли.
Каракларны кайнар эздән тоткарлаганнар.