Синоптиклар һава торышы начараю турында искәртә
Татарстан синоптиклары 2нче марттан 4сенә кадәр һава торышы начараю хакында искәртә.
Бүген үк кичкә таба тизлеге 15-16 м/с булган җил булуы көтелә.
Иртәгә болытлы һава, урыны белән кар яки карлы яңгыр ява, температура төнлә 2-7°C салкын, көндез 1-3°C җылы. Юлларда бозлавык, җилнең тизлеге 16 м/с.
4нче мартта шулай ук карлы яңгыр явуы көтелә, төнлә -2°Cтан +2°Cка кадәр, көндез 0дән 4°Cка кадәр җылы булачак.