Ваемсызлык: ике әлмәтле дусларын суеп үтергән
19 яшьлек егетләрне суд 18 елга ирекләреннән мәхрүм итте.
Берсе - 12, икенчесе - 6 ел төрмәдә утырачак.
Бу вакыйга әле 2010 елның җәендә үк булган иде. Исерек егетләр дустының “кыек” сүзе өчен уч алмакчы булалар. Кузайдан Березовкага кайтканда алар дусларына пычак белән ташлана. Берсе аякларын тотып тора. Егетне куртка белән буып үтергәч, гәүдәсен урманга алып барып күмәләр.