Коточкыч юл һәлакәте: җиңел автомобильне “КамАЗ” бәрдергән [+ВИДЕО]
13 мартта Чаллыда коточкыч юл һәлакәте булган.
Анда “ВАЗ-2114” автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе Чулман һәм Яшьлек проспектлары чатында “КамАЗ”га юл бирмәгән. Соңгысының йөртүчесе 51 яшьлек ир-ат икәне билгеле. Бәрелешү нәтиҗәсендә “ВАЗ-2114” автомобиле йөртүчесе һәм аның 20 яшьлек хатыны һәлак булган. “КамАЗ” йөртүчесе шок хәлендә.