Зәй районында терлекләрне тамгалау дәвам итә
Зәй шәһәр бистәләрендә терлекләрне тамгалау (биркалау), терлекләрне котыру чиреннән саклау максатында прививка ясау, эт-мәчеләргә паспортлар бирү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 35 баш мөгезле эре терлек, 70 сарык тамгаланган, 215 эт-мәче хуҗаларына паспорт бирелгән.