Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

19 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.34 сәгатьтә калка, 4.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.08 сәгать.
 
Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.
 
Ютәлдән – хөрмә согы
 
Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, өлгергән хөрмәнең согын сыгып, 3-5 аш кашыгы суга кушалар һәм авызны чайкыйлар. Ангина булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 2-3 тамчы ак чыршы мае тамызып, 3 тәүлек буе, көненә 3-4 тапкыр, авызны чайкыйлар. Салкын тия башлаганда, имбир тамыры турап салынган чәйне бал белән эчәләр, мондый эчемлек иммунитетны да ныгыта.
 
20 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.41 сәгатьтә калка, 4.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.13 сәгать.
 
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торыр­га ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
 
Лимонлы бал
 
Кан басымы югары булганда, 1 стакан бал, 1 стакан кишер согы, 1 лимон согын кушып, яхшылап ябыла торган банкада салкынча караңгы урында саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 2 ай.
 
21 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.49 сәгатьтә калка, 4.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.17 сәгать.
 
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 
 
Инҗир – йөрәккә шифа
 
Инҗирдә калий һәм клетчатка күп, шунлыктан ул эч кипкәндә, канда холестерин микъдары артканда файдалы. Ул ачлык хисен яхшы баса. Инҗирдә тимер алмадагыдан күбрәк, шуңа ул анемиядән интегүчеләр өчен менә дигән дару булып тора. Тахикардия, бронхиаль астма, ютәл, ангинадан дәваланганда да, инҗир - алыштыргысыз җимеш.
 
22 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.56 сәгатьтә калка, 5.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.22 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
 
Сарымсак мае
 
1 баш сарымсакны чистартып, уып, согын чыгаралар, шуңа 1 стакан чис­тартылмаган көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы 1-3 ай. Сарымсак мае баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.
 
23 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.02 сәгатьтә калка, 5.41 сәгатьтә бата. 15 сәгать 02 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.26 сәгать.
 
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
 
Тоз утырудан – дәфнә яфрагы
 
300 грамм суга 5 грамм дәфнә яфрагы салып, нәкъ 5 минут кайнаталар, 3-4 сәгать төнәтәләр, 3 көн буе һәр сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр (иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр). Аннары 2 атна ял итәләр дә, кабат 3 көн шулай дәваланалар.
 
24 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.08 сәгатьтә калка, 6.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.31 сәгать.
 
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
 
Чөгендер согы
 
Чөгендер согы климакс вакытында файдалы. Башта чистартылган чөгендерне, нит­ратлары чыгып бетсен өчен, 8-10 сәгать салкын суда тоталар. Аннары согын сыгып, аны 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Дәвалау үзлеген арттыру өчен, чөгендер согына шулкадәр үк кишер яки алма согы кушып эчү яхшы. Организмны чистарту өчен исә чөгендер-кишер согын көн саен 200 миллилитр эчәргә киңәш ителә.
 
25 март (җомга). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.14 сәгатьтә калка, 6.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.36 сәгать.
 
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
 
Кишерле сарык ите
 
500 грамм сарык ите, 500 грамм кишер, 2 баш суган, 2 аш кашыгы йөзем, бер чеметем әнеч, тәменчә тоз һәм борыч, туралган яшел петрушка, май кирәк. Шакмаклап туралган сарык итен кайнар майда яхшылап кыздыралар. Икенче табада боҗралап туралган суган кыздырып алалар. Кишерне юка түгәрәкләп турыйлар. Йөземне кайнар су белән юалар. Тирән табага катламлап ит, кишер, суган, йөзем тутыралар, тоз, борыч, әнеч сибәләр, капкачын томалап, сүрән утта пешерәләр. Кишер йомшаргач, ризык әзер дигән сүз. Табынга яшел петрушка сибеп бирәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России