Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Симашев исемендәге мәктәп булачак

Зәйдә спорт, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга игътибар көннән-көн арта, спорт белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырыла. Шуларның берсе - узган ел ахырында “Чаңгычы” спорт мәктәбе базасында якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге чаңгы спорты мәктәбе ачылу. Бүгенге көндә биредә зур үзгәртеп кору эшләре бара. Бинаның бер өлешендә урнашкан сәнгать мәктәбен башка урынга күчереп, спорт мәктәбен заман таләпләренә җавап бирерлек итү максаты  куелды.

Илфат Әшрапов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы:

- Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе булдыру - район башлыгы Разиф Кәримовның инициативасы. Республика бюджетыннан тәгаенләнгән 14 миллион сумга якын средстволарның бер өлеше тотылып, бинаның икенче катында заманча бүлмәләр барлыкка килде. Төзекләндерүне районның “Старк” ҖЧШ башкара. Күптән түгел районда булган республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин бинада алып барылган  төзекләндерү эшләре белән танышып, республика дәрәҗәсендә зур мәгънәгә ия спорт мәктәбе булдыруга алынуыбызны югары бәяләде. Биредә киләчәктә район өчен генә түгел, республиканың башка районнары балаларына да чаңгы спорты белән кечкенәдән профессиональ дәрәҗәдә әзерләнү мөмкинлеге тудырылачак, читтән килеп укучыларга яшәү  урыннары әзерләү планы да юк түгел.

Рәкыйф Габидуллин, спорт мәктәбе директоры:

- Мәктәптә чаңгы спорты өчен кирәк булган авыр атлетика белән шөгыльләнү, тренажерлар, уен өчен спорт заллары, тренерлар кабинетлары, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре, сауна, массаж һәм медицина күзәтүе үтү өчен барлык шартлар тудырылган кабинетлар, спорт киемнәрен киптерү бүлмәсе, чаңгыларны майлап тәртипкә китерү урыны, актлар залы, административ блок, ял итү бүлмәсе ясала. Бүгенге көндә район мәктәпләреннән 300ләп укучы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, алар киләчәктә мәктәптә башлангыч һөнәри белем ала алачак, тренировкалар үтәчәк. Балалар өчен чаңгы спорты белән шөгыльләнү вакытларын укуларга зыян китермәслек итеп төзибез, көчле тренерларыбыз да җитәрлек. Төзекләндерү эшләренең шактый өлеше башкарылды инде, тиздән мәктәп тулысынча әзер булып, чын спортчылар әзерләү урыны булачак. Киләчәктә без дөньякүләм ярышларда чыгыш ясаучы мәртәбәле чаңгычыларыбыз белән горурланырбыз дигән якты өметләрдә җиң сызганып эшлибез. 

Анатолий Ислаев, “Старк” ҖЧШ  бригадиры:

- Бинаны төзекләндерү өчен кайда нинди бүлмәләр, спорт заллары урнашачагын гамәлдәге мәйданнардан чыгып, район җитәкчелеге, спортчылар белән киңәшеп, махсус проект әзерләдек. Ике катлы бинада 120, 224 һәм 140 квадрат метрлы өч спорт залы ясала. Юыну, киенү, тирләп шөгыльләнгәч киемнәрне киптерү өчен дә җылытыла, җилләтелә торган аерым бүлмәләр ясыйбыз. Безнең максат - балалар өчен шөгыльләнү, белем алуга бөтен уңайлыклары тудырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән, югары сыйфатлы төзекләндерү эшләре башкарылган бина әзерләү. Хәзерге вакытта безнең төзүчеләр кызлар һәм малайлар өчен сауна, юыну бүлмәләрен югары таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндерү белән мәшгуль, әлеге урыннарны вакыт-вакыт җилләтү, киптерү өчен дә җайланмалар урнаштыру планлаштырыла. Гомумән, бинаны һәрьяктан ныклы, сыйфатлы итү беренче урында тора.

Эдуард Галиев, республика чаңгы-биатлон федерациясе вице-президенты:

- Федор Симашев исемендәге чаңгы спорты мәктәбен без киләчәктә Олимпия резервындагы, илкүләм әһәмияткә ия мәктәп итүне  күздә тотабыз. Чын спортчылар әзерләү өчен баланы кече яшьтән чыныктырып, даими шөгыльләндереп үстерү мөһим. Ә мондый мәктәпнең нәкъ менә Зәйдә булуы, һичшиксез, киләчәктә районнан көчле спортчылар үсеп чыгуга китерәчәк, бездә талантлы егетләр, кызлар  аз түгел.

 “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә яхшы күнекмәләр үтү, биредә уздырылучы республика, илкүләм ярышларда безнекеләрнең кайбер нәтиҗәләрне күрү сөендерә. Районнан ил беренчелеге өчен чаңгы ярышларына Дмитрий Бортных сайлап алынды. Көнчыгыш Европа кубогы ярышларында Югары Баграж  егете Петр Коронов катнашты. Болар - Зәебез өчен зур дәрәҗә. Ә Олимпия резервындагы чаңгы спорты мәктәбе булгач, Зәйдән күпләп Олимпия чемпионнары чыгачагына шигем юк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России