Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Шушы яктан, шушы туфрактан без»

Мәдәни кыйммәтләрдән беркем дә мәхрүм булырга тиеш түгел. Шуны күздә тотып, дүрт ел элек  Татарстанда “Авыл клублары”  президент программасы гамәлгә керде. Әлеге программа буенча районда дүрт клуб сафка басты. Яңа клублар ничек эшли, алар үзләрен аклыймы? Газетабызда бу хакта язмалар бирә башлыйбыз. Аның тәүгесе  Сармашбаш клубы эшчәнлеге турында. Биредә күптән түгел узган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән якташлар очрашуы клуб эшчәнлегенә  матур бәя булды. Гомумән, “Авыл клублары”  проекты авылга яңа сулыш өрә дисәк тә, һич ялгыш булмас.

Кече Ватан. Һәр кеше өчен бер генә һәм кадерле ул. Һәркайсыбызның тәрҗемәи хәле  кече Ватаннан башлана һәм ул аны гомере буе озата бара.

Сармашбашның  хозурланырлык биниһая матур табигате, авылы өчен  җан атучы күренекле якташлары, спортны, хезмәтне яратучылары,  җыр-моңга гашыйк кешеләре үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.  Атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин - шул төбәктән. Аның җырлары,  шигырьләре бүген дә яратылып башкарыла. Матбугат белән күп еллар хезмәттәшлек иткән Кәшфразый Камалиевны авылдашлары әле дә җылы итеп искә ала. Туган як тарихын, данлы вакыйгалар, нәсел-нәсәбен  өйрәнүче затлы Йосыфхан нәселеннән Рәйсә ханым Дәүләтбаева - үзгә шәхес. Аның  меценатлык гамәле  Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар якташларын халык хәтеренә кайтаруда чагыла, күргәзмәләре республика, ил буйлап атлый. Санкт-Петербургта (Царское Село) Ратная Палатадагы экспозициясе күпләрдә кызыксыну уятты. Ул туган  авылы  клубына бер күргәзмәсен бүләк итте, авылда узучы чараларга матди булышлык күрсәтә. “Нефтехим” АҖ генераль директоры урынбасары, авыл хуҗалыгы департаменты башлыгы Әнәс Миннәхмәтов Сармашбаш өчен җан ата: авылны юллы, мәчетле, клублы итүдә аның да тырышлыгы зур. Ул авылдашларына республика артистлары белән очрашулар оештыра, мөрәҗәгать итүчеләргә һәрвакыт ярдәм итә, киңәшче, гомумән, авыл, район сулышы, уңышлары-борчулары  белән яши. Авыл безне үстергән, кеше иткән, инде хәзер без үзебез авылны яшәтергә тиеш, дигән фикердә ул. Бертуган  Минһаҗевлар, Рафис Сабитов, Айзат Кашапов, Радик Сәлахов Сармашбашның көрәшле авыл булуын ил-көнгә танытты. Радик узган ел  илнең иң дәрәҗәле көрәш бәйгеләрен отты,  билбау көрәше буенча дөнья аренасына чыкты, нык бәдәнле, өметле көрәшче.

Авылның җыр-моңга гашыйклары да шактый. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре каләм тибрәтүче, әнә шундый талантлы авылдашларын җыйнап, сәхнәгә күтәрде. Шул рәвешле, читтә яшәүче өч буын сармашлы кайтып, башкару осталыгын күрсәтте, авыл халкын ял иттереп, шатлыклары, уй-ниятләрен ихластан бүлеште.  Мәдәният идарәсе методистлары Сармашбаш мәдәният хезмәткәрләренең халык белән эшләүдә алга китүен ассызыклый. 

Илһамлану, еллык эшкә дәрт алу өчен туган ягы кирәк кешегә. Кичәгә тармакланып-чәчелеп беткән Габдрахман белән Рауза Габдрахманова (мәрхүмнәр) оныклары оя-оя кайткан иде: әлеге нәсел җыр-биюгә оста. Гөлназ Гамирова, Рамилә Габидинова, Сирень Халиков, Сирена Бикташевалар башкаруындагы җырлар кемнәрне генә әсәрләндермәде икән?! Полиция хезмәткәре Сирена ханым сәхнәдән тагын да күркәм, мөлаем күренде. Сирень исә башкару осталыгы, моңы белән Рәсим Низамовны хәтерләтте. Әлеге нәселдән булган укытучы Резеда Имамиева очрашуга Балык Бистәсеннән үк кайткан,  ул авыл китапханәсенә туганының шигырь китапларын бүләк итеп, аларны тамашачыларга да җиткерде.

Арслановлар нәселеннән сәхнәгә өч буын чыкты. Буыннар чылбыры өзелмәгән, димәк. 4 яшьлек Ләйлә апасы Рамилә белән балачак турында җыр башкарса, Рамил белән Сания апа туган авыл турында җырлап, тамашачы игътибарын җәлеп итте.  Әлеге нәсел үзләре аерым концерт программасы белән мәртәбәле сәхнә тотарлык.

Ут күршебез Сарманнан кайткан аналы-кызлы  Рузилә белән Лилия Газдалиевалар дуэты сокланырлык булды.

- Зал тулы  авылдашлар алдында чыгыш ясау дулкынландыра, зур җаваплылык сорый. Ә мондый очрашу, күрешү, сөйләшү  йөрәккә һәм яшәүгә көч  өсти. Кайтыйк авылга, күрешик тагын бер шулай, - ди Сирена Бикташева.

Очрашуга кайтканнар арасында  Мәсләх Кашапов иң өлкәне булгандыр: ул сәхнәгә тальян гармуны һәм үзе ясаган  курае белән күтәрелде. Тальян гармун - әнисенең кадерле ядкаре, ул еш Сабантуйларда үзе уйнап җырлый иде.  Кичәдә Мәсләх Кашаповның тальян гармуныннан агылган «Шахта көе», курайдан агылган «Тәфтиләү»дән,   шигырь юлларыннан авылдашлары бихуш калды.

Яшьләр - кыю халык, алар сәхнә тутырып җырлады, биеде. Эльвина Ишмякова, Альбина Сәйфиева, Альбина Асылхуҗина, Айдар Тукмачевлар башкаруындагы заманча бию, Резеда Шәйгәрданова белән Камилә Хөснетдинова дуэты кичәгә үзгә мәгънә өстәде. Фәнүс  Шәйгәрдановның да тавышы матур. Чыгышлар шулай бер-берсе белән үрелеп барды.

 -Мин  - элекке һәвәскәр, үз гомеремдә мондый җылы очрашу, чыгышларны күргәнем булмады. Талантлы авылдашларыма сөенеп утырдым,  мондый очрашулар дәвамлы булсын, - ди Гөлнур апа Сәлахова.

Чыннан да,  җылы, хатирәләргә бай күңелле кичә булды ул якташлар  очрашуы. Анда  һәркайсы ихластан чыгыш ясап, сабыйлар яссылыгына төшеп, үзләрен самими тотты. Кемнәрдер - балачагына, кемнәрдер яшьлегенә кайтты, хәтер-хатирәләрен яңартты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России